Әлмәт Россия көнен билгеләп үтә

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Барлык шәһәр мәйданчыклары да җәлеп ителгән.  Иртә таңнан ук шәһәрнең узәк урамнары буенча дәүләт символикасы белән бизәлгән автомобиль колоннасы узды.   "Нефтьче"  мәдәният йорты каршында флешмоб та оештырылды. Шәһәр пляжында һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында пляж волейболы буенча ярышлар старт алды. Шулай ук, шәһәр паркында "Яшел фитнесның" чираттагы бәйрәм дәресе үтте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International