ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы сорауларын карадылар

2017 елның 9 июне, җомга

2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

2017 елның 8 июненә республикада 990,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планнан 41,2%, үткән елның шушы чорындагы дәрәҗәгә туры килә.

Социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 175,5 мең кв. м. булган 3 мең 249 фатирлык 67 йорт тапшыру турында хисап кертелгән. Төзелеп килүче 144 торак объектыннан 61 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 28 объект, 55 объектта эшләр күп әле. 

2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 111 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 29 йорт тапшырылган. Калган 82  йортның 35е әзер диярлек; 37 йорт – уртача әзерлектә; 10 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы торак төзелеше буенча республикада пландагы 8 мең 800 йортның 3 мең 852се эксплуатациягә тапшырылган, калганы – 4 мең 948 йорт.

2017 елда авыл клубларын төзү программасы кысаларында 30 объектта эшләр дәвам итә, шул исәптән 10 объектта стеналар салына; 7 объектта түбә ябалар; 13 объектта эчке эшләр бара. 

Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт буенча 2017 елның 8 июненә барлык 26 объектта да эшләр тәмамланган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ведомствосындагы учреждениеләрдә эшләр 6 объектта дәвам итә, 9 объектта эшләр төгәлләнгән.

Республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт дәвам итә. 42 фельдшерлык-акушерлык пунктыннан 16 объектны монтажлыйлар, 26 объектта эшләр башкарыла.

Патологоанатомия бүлекчәләрен төзү буенча 5 объектның 3сендә эшләр оештырылган (3 объектта нигез монтажлана, 1 объектта инженер челтәрләре корыла).

Медицина ярдәме станцияләренә һәм сырхауханәләргә капиталь ремонт буенча эшләр 6 объектның 5сендә оештырылган; 1 объектта эшләр тәмамланган.

2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә 75 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. 8 июньгә 60 объектта эшләр башланган.

Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзү кысаларында 120 универсаль спорт мәйданчыктан 13 муниципаль районның 22 мәйданчыгында эшләр тулысынча тәмамланган.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелектәге вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Аерым алганда, терлек азыгын әзерләү кысаларында үләннәрне беренче кат чаба башларга һәм июнь аеның 25 ләренә эшне тәмамларга кирәк. Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел кукуруза акрын үсә, ә ул терлек азыгының төп чыганагы булып тора. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмалары 3700 меңнән артык сөт җитештерә. Тәүлегенә савылган сөт, былтыргы белән чагыштырганда, 140 мең тоннага артык. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International