1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Россия көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм. Район ныгый һәм үсеш ала бара, бистәнең йөзе күз алдында матурая. Барысы да кече ватан, үзебез яшәгән Татарстан, бүгенге яшәеш, киләчәк буын, Россиянең чәчәк атуы өчен сезнең куллар, сезнең хезмәт, тырышлыгыгыз белән халык өчен төзелә.
Сезнең дәртегез, тырышлыгыгыз, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз Ватаныбызның алдагы үсешенә һәм чәчәк атышына хезмәт итәчәк. Чын күңелемнән сезгә хезмәт уңышларын, яхшы кәеф, корычтай сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!