ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

 

Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар 28 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Марат Гыйрфанов рәислеге астында узган утырышта. Утырышның эшендә предприятиелар, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, транспорт предприятиелары вәкилләре катнаштылар.


29
июнь, 2019 ел
шимбә

28-30 июнь көннәрендә Әлмәт муниципаль районының Иске Суркино авыл җирлеге Татарстан Республикасының  Кама аръягы чувашларының очрашу урынына әйләнде. Шушы көннәрдә XIII ачык «Учук» фестивале уза. Аны Әлмәт районының чуваш милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге активистлары, оешманың җитәкчесе Инна Альмукова (Лисина), Иске Суркино авылы халкы һәм күп кенә игелекле ихтыяр белдергән кешеләр оештырдылар.

Бүген Әлмәт яшьләре бәйрәм итә. Шәһәр пляжында егет-кызлар, балалар ярышларда көч сынаша, интерактив мәйданчыкларда, мастер-классларда күңел ача. Бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итеп, салют белән тәмамланачак.

Бу ял көннәрендә Әлмәттә Яшьләр көне кысаларында бәйрәм чаралары оештырылачак. Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2019 елның 29 июнь көнне алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга  киңәш итә.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.

Аналитик мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтләре үсеше сәбәпләре арасында, элеккечә, өстенлек итүче урында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу тора. Транспортны исерек килеш йөртү, тизлек режимын үтәмәү, аралыкны калдырмау, каршы килә торган юлга чыгу, башка хәрәкәттә катнашучыларга карата игътибарсыз мөнәсәбәт кагыйдәләрне бозуларның күпчелек өлешен тәшкил итә.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданинның куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килә торган шартларда эшләүгә, дискриминациясез һәм яшәү минимумы күләменнән ким булмаган акчалата түләү алуга, эшчезлектән саклауга хокукы бар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

Яшьләр көне быел Әлмәттә «Спортта!» форматында узачак. Быел бәйрәм кабаттан Әлмәтнең иң матур һәм «кызу» мәйданында - шәһәр пляжында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International