ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты чаралары Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган булачак.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.

Пенсиягә социаль өстәмә түләүләр яңадан исәпләнү нәтиҗәсендә 3176 эшләмәүче пенсионерның түләүләре артты. Уртача айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты. 

Бүген  Лаеш  муниципаль районында  Идел  буеның иң  зур  агротехник  күргәзмәсе - «Татарстанда  кыр  көне - 2019» ачылды. Аны  ачу  тантанасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин, статс-секретарь – Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Иван Лебедев  һәм   Татарстан  Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  катнашты.

6 июльдә 16.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Авыл  җирендә  яшәүче  һәм  эшләүче  хатын-кызларга  кыскартылган – атнага  36 сәгатьтән   дә артык  булмаган  эш  вакыты  гарантияләнәчәк.  Ә  түләү  шул  килеш, тулы  эш  атнасындагы  кебек    калачак.   Закон проектын  Дәүләт Думасы  беренче  укылышта  кабул  итте.    

«Барыбыз бергә» хәйрия фонды - төрле авырулар белән интегүче олылар һәм инвалид балаларга; ятим балаларга; күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга, ата-ана назыннан мәһрүм калган балаларга; шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү фонды.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәттә җәйге опен-эйр яңгырап узды. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән якшәмбе көнне 30 июньдә «Пляжда джаз» II Җәйге музыка фестивале узды. Джаз һәм саф һаваны яратучыларны яңгыр куркытмады. Йөзләп кеше яраткан артистларны, джаз корифейларын тыңлар, күтәренке күңелле регтаймны һәм моңсу блюз ритмында биергә килделәр. 

Бүген район активы белән киңәшмәдә профилактик күзәтүләр һәм диспансеризацияләүне үткәрүнең яңа тәртибе турында фикер алыштылар. Районның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина чыгышында сәламәтлекне һәм озын гомерлелекне саклау «Татарстан 2030» социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп юнәлешләренең берсе булуын билгеләде.

ЮХИДИ бүлеге «АвтоЛеди-2019» бәйгесе уздыра. Катнашырга теләүчеләр өчен белешмә тлефоннары:  89178507668, 43-96-18.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International