28-30 июнь көннәрендә Әлмәт муниципаль районының Иске Суркино авыл җирлеге Татарстан Республикасының Кама аръягы чувашларының очрашу урынына әйләнде. Шушы көннәрдә XIII ачык «Учук» фестивале уза. Аны Әлмәт районының чуваш милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге активистлары, оешманың җитәкчесе Инна Альмукова (Лисина), Иске Суркино авылы халкы һәм күп кенә игелекле ихтыяр белдергән кешеләр оештырдылар.
Әлеге милли фестиваль үз эченә корбан чалу ритуалын һәм «Яңгыр боткасы» обрядын үз эченә ала.