Әлмәт предприятиеләре җитәкчеләренә спиртлы эчемлекләр сатудан тыелып торырга киңәш итәләр

2019 елның 29 июне, шимбә

Бу ял көннәрендә Әлмәттә Яшьләр көне кысаларында бәйрәм чаралары оештырылачак. 

Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2019 елның 29 июнь көнне алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга  киңәш итә.

Бу гамәл шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты мөрәҗәгате буенча үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тарту, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатыннан чыгып тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International