Әлмәттә төзелеш һәм агросәнәгать мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, 28 июнь көненә республикада 1  млн. 408,4 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планның 58 % тәшкил итә.

ТР Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча 2019 елда 7 мең 838 фатирлы 165 йорт сафка бастыру күздә тотыла, аларның гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр тәшкил итә. 28 июньгә статистика органнарына 46 йорт (2 мең 494 фатир) буенча хисап тапшырганнар. Төзелә торган 119 йортның 59ы – югары, 23е – уртача, 37се түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Бүгенге көндә программада катнашкан 33 күпбалалы гаиләнең (алар биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли) барысына да аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар рәсмиләштерелгән. Сертификат рәсмиләштерелгән гражданнар арасында шулай ук 21 чернобыльче, Ерак Төньяктан күчеп кайткан бер кеше һәм күченергә мәҗбүр булган 18 кеше бар.

Хәзерге вакытта төзелә торган 59 күпфатирлы инвестицион торак йортның 30ы – югары, 26сы – уртача, 3се түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстанда шәхси торак төзелеше өлкәсендә 2019 елда планлаштырылган 7 мең 325 объектның 4 мең 723е файдалануга тапшырылган.

Авыл клубларын төзү программасы буенча эшләр 21 объектта алып барыла. Өчесендә нигез салына, бишесендә диварлары төзелә, җидесендә түбә корыла, алтысында эчке төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Башкарма комитетлар (Советлар) биналарын төзү программасы буенча 10 объектта эшләр дәвам ителә. Бер объект сафка кертелгән. 

Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасы буенча 45 объекттан берсе сафка кертелгән. 9 табиблар амбулаториясе төзелә. Казандагы Константиновка авылында гомуми практика табибы офисы төзелә. 31 универсаль спорт мәйданчыгы 20 муниципаль районда төзелгән. Алты объект блок-модуль чаңгы базаларын төзү программасы буенча алып барыла. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлеккә азык әзерләү һәм кырларны эшкәртү турында хәбәр итте. 

Министр сүзләренә караганда, күп санлы авыл хуҗалыгы формалары күп еллык үләннәрне беренче кат чабуны тәмамлаганнар. Бүгенге көнгә 250 мең тонна печән, 1,2 млн. тонна сенаж - 470 мең тонна азык берәмлеге ягъни чагыштырмача бер терлек башына 9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. 

"Безнең 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 40тан артык баш терлеге булган өч район бар. Бу Балтач, Әтнә һәм Саба районнары. Әлеге районнарда аеруча нәтиҗәле эш алып барыла. Шулай ук Актаныш, Кукмара, Арча, Теләче, Ютазы районнарында эшләр яхшы оештырылган", - диде Марат Әхмәтов. 

Аерым ТР Авыл хуҗалыгы министрылыг башлыгы кырларны эшкәртү турында хәбәр итте. Оператив хәбәрләргә караганда, бүгенгә 274 мең гектар кырлар эшкәртелгән, ягъни фаразларның 80 %. 

Марат Әхмәтов буел уҗымнарның 39 % юагалтуга тукталды. Зыян 1,6 млрд. сум дип исәпләнә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына зыянны каплауга документлар җибәрелгән. "Хәзерге вакытка документларны тикшерү тәмамланган, һәм без күпмедер финанс ярдәм алырбыз дип өметләнәнбез", - диде ул. 

Шулай ук Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика умартачылары бал кортларының массалы рәвештә үлүләре турында хәбәр итәләр. Сәбәбен авыл хуҗалыгы кырларын химик эшкәртүгә бәйлиләр. Министр билгеләгәнчә, пестицидларны куллану Россия Федерациясе законнары белән регламентлана. Ул хуҗалыклар җитәкчеләрен әлеге таләпләргә игътибарлы булырга өндәде. 

Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International