Аналитик мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтләре үсеше сәбәпләре арасында, элеккечә, өстенлек итүче урында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу тора. Транспортны исерек килеш йөртү, тизлек режимын үтәмәү, аралыкны калдырмау, каршы килә торган юлга чыгу, башка хәрәкәттә катнашучыларга карата игътибарсыз мөнәсәбәт кагыйдәләрне бозуларның күпчелек өлешен тәшкил итә.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Дәүләт автоинспекциясе чираттагы тапкыр искәртә: юл хәрәкәте кагыйдәләре - тормыш законы! Кагыйдәләрне бозуга юл куймагыз! Автомобиль бит ул хәрәкәтләнү чарасы гына түгел, ә барысы өчен дә: машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләр өчен югары куркыныч сәбәбе, һәм автомобильне йөртү - ул, беренче чиратта, үзең өчен генә түгел, ә башка юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җаваплылык.