Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданинның куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килә торган шартларда эшләүгә, дискриминациясез һәм яшәү минимумы күләменнән ким булмаган акчалата түләү алуга, эшчезлектән саклауга хокукы бар.
Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000, яисә 8(8553) 45-50-31 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.