30 июнь көнне Әлмәттә «Пляжга джаз» музыка фестивале узачак. Әлеге фестиваль «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды оештырыла. Биредә Әлмәт, Казан һәм Мәскәү коллективлары чыгыш ясаячак.
22-27 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә бокс буенча Россия укучылары Спартакиадасы финалы узды.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
27 июньгә булган мәгълүматлар буенча сенаж һәм печәнне әзерләү өчен 7,9 мең га чабылган, бу күп еллык чирәмнәрнең чабынлык мәйданыннан 77,6%ны тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы терлекләрен җитәрлек кадәр азык белән тәэмин итү өчен бер үк вакытта яшел массаны азыкка чабу алып барыла, чабынлык мәйданы 780 га тәшкил итә.
Яшел Фитнесны оештыручылар 29 июньдә 11.00 сәгатьтә шәһәр пляжына күңелле кояш ванналарын интенсив йөкләнеш һәм бәйгеләр белән берләштерергә чакыралар.
27 июнь көнне Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру планлаштырыла. Кабул итү Шевченко ур. 62 (8553) 45-60-79; Фәхретдин ур. 13 (8553) 436250, (8553) 318889 адреслары буенча үткәреләчәк. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза.
Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты чаралары Яшьләр көненә багышланган булачак.
Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә. Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.
Әлмәтлеләрне капиталь ремонт эшләре башкарылу сәбәпле Совет урамында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнүе турында кисәтәләр.
25 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты һәм үхз көченә дә керде инде.