Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар 28 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Марат Гыйрфанов рәислеге астында узган утырышта. Утырышның эшендә предприятиелар, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, транспорт предприятиелары вәкилләре катнаштылар.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан алып 26 июньгә кадәр вакыты дәвамында авариялелек һәм транспорт дисциплинасы торышы турында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гиздатуллин мәгълүмат бирде. Ул ел башыннан шәһәр һәм район территориясендә 89 юл-транспорт һәлакәте булганы, шуларда 10 кеше үлгәне һәм 105 кеше тән җәрәхәтләре алу турында хәбәр итте. Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 2 тапкырга диярлек артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International