ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2013 ел
шимбә
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, аның урынбасары Николай Богданчиков җитәкчеләр, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары матбугат хезмәткәрләре өчен оештырылган видеоконференция режимында узган семинарда катнашты.
Урамда кыш, һава торышы нык үзгәрүчән.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
Дөньяда һәр секунд саен ике кешегә 60 яшь тула. Бүген бер пенсионерга дүрт эшләүче туры килә, 30-40 елдан соң әлеге саннар тигезләшүгә якына­ячак – җомга көнне “Нефтьче” Мәдәният сараенда шәһәр һәм район вете­раннар советының 35 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада әнә шун­дый мәгълүматлар да китерелде.
Урманнан рөхсәтсез чыршы кисеп кайтучыларга 3000 сум күләмендә штраф яный. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
"Җемелдәвек" исемле 10 нчы балалар бакчасында милли тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. Һәрдаим күңелле һәм тәрбияви чаралар үткәрелеп тора. Балалар ана телендә матур сөйлиләр, җырлыйлар
Әлмәт шәһәренә - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулган олы вакыйгалар белән тарихка кереп калучы 2013 ел тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды.
Әлмәт шәһәренең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең юбилее кысаларында “Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте!” исемле республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
 Гражданнарның муниципалитетлар белән турыдан-туры аралашуы мөһим, дип белдерде Владимир Путин
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXX (уртак) сессиясендә депутатлар Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразларын раслады, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга бюджетын кабул итте.
Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсендә 2014 елда узачак БДИ көннәре расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International