Әлмәтнең шәһәр һәм район ветераннар советы 35 еллыгын билгеләп үтте

2013 елның 20 декабре, җомга
Дөньяда һәр секунд саен ике кешегә 60 яшь тула. Бүген бер пенсионерга дүрт эшләүче туры килә, 30-40 елдан соң әлеге саннар тигезләшүгә якына­ячак – җомга көнне “Нефтьче” Мәдәният сараенда шәһәр һәм район вете­раннар советының 35 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада әнә шун­дый мәгълүматлар да китерелде.



Республикада беренче – тантанага килгән һәм чыгыш ясаган һәркем ветераннар со­веты эшчәнлеген әнә шулай билгеләп үтте. Чынлап та, горурланырга җирлек бар өлкән буынга. Аларның оптимистик рухларына һәм бетмәс-төкәнмәс энергияләренә сокланмый мөмкин түгел. Оештырылуының беренче елында ук актив эш җәелдерә совет. Тарихка күз салып үтик: бер елдан соң, ягъни 1979 елда предприятиеләрдә төзелгән ветераннар оешмасының саны 27 гә җитә. Бүген исә 185 башлангыч һәм 200 цех ветераннар оешмасы эшли. 35 ел дәвамында төрле органнар, предприятие­ләр белән тыгыз элемтәдә торып күпме өлкәннең проблемасы чишелгән, ярдәм ку­лы сузылган, сәламәтлеге сакланган.

– Ветераннар советына ел саен дистәләрчә өлкән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә: кемгәдер фатирын, өен ремонтларга кирәк, сәламәтлекләрен ныгытуда булышуны һәм башка уңайдан үтенүчеләр дә бар. Без аларның берсен дә игътибарсыз калдыр­мыйбыз. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәбез. Узган ел республикада коммерция­ле булмаган оешмалар арасында без хәйрия күрсәтү бәйгесендә җиңүче булып та­нылдык, – диде ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Никифоркин.

Башка төбәкләргә үрнәк булган тагын бер юнәлешне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу – эш урыны юкка чыккан пенсионерларны тору урыннары буенча территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары каршында оештырылган ветераннар оешмасы­на беркетү. Хәзер аларның да мөрәҗәгать итәр урыны, таянычлары бар.

”Чәчләргә чал кунса да, күңелебез яшь әле”, – диләр ветераннар. Алар катнашында узган спорт ярышларына, үзешчән сәнгать бәйгеләренә карап ирексездән хак сүзләр дип куясың.
Яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү буенча алып барылган эш аеруча игъти­барга лаек. Тәбрикләү сүзендә район башлыгының һәм район Советы рәисенең урынбасары Наҗия Хәйдәрова да моңа зур әһәмият бирде һәм көн кадагындагы со­рауларны чишүдә ярдәмнәре өчен ветераннарыбызга рәхмәтен ирештерде. Нәшат­лыларга шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре, шәһәр Со­веты һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшы­рылды.

Әлмәт ветераннарын юбилейлары белән котларга башкаладан, якын-тирә районнар­дан да килгәннәр иде. Республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков вете­ран оешмаларына киләчәктә ихтыяҗның тагын да артачагын әйтеп, язмабыз башын­да күрсәтелгән кызыклы саннарны да китерде.

Әлбәттә, юбилей булгач бүләкләр дә, чыгыш ясаучылар да байтак булды. Шәһәр һәм райондагы ветераннар хәрәкәтенә өлеш кертүчеләрнең, нәшатлыларның исем­нәре җылы сүзләр белән телдән төшмәде. Ә үзешчәннәр, алар арасында ветеран­нар да байтак иде, үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итте.


Хәбир Иштирәков, Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) сове­ты рәисе:

– Республикада 1 миллион 66 мең пенсионер исәпләнә. Иң зур оешма безнеке. Та­тарстан буенча Әлмәт ветераннар советы кебек 55 иҗтимагый оешма исәпләнә. Ба­рысы да күркәм эш алып бара. Әлмәт алар арасында тагын да яхшысы, күркәмрәге, көчлесе. Мин алар алып барган эшне башка районнарга караганда югарырак куям. Алар өлкәннәр арасында гына түгел, яшь буын белән дә эшлиләр. “Балкыш” респуб­лика фестивалендә чыгыш ясаган сезнең ветераннарның катнаш хоры – ул йөзек ка­шы. Спорт буенча да уңышларыгыз сөендерә. Мондый оешманы яратмый, хөрмәтлә­ми мөмкин түгел. Андыйлар күбрәк булсын иде. Әлмәтлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International