Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте!

2013 елның 20 декабре, җомга
Әлмәт шәһәренең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең юбилее кысаларында “Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте!” исемле республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада галимнәр, дин әһелләре, язучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, ата-аналар катнашты. Чараны 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рәсимә Фәрдиева ачып җибәрде. Ул әлеге фәнни-гамәли конференцияне уздыруны мәктәпнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музее белән бергә эшләү нәтиҗәсе буларак ассызыклады. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин мөхтәсибәт исеменнән конференцияне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм Ризаэддин Фәхреддиннең эшчәнлегенә тукталды. Конференциянең төп докладын Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, галим һәм язучы, Кол Гали, Ризаэддин Фәхреддин һәм Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты Әнвәр Хәйри алып барды. XIX—XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары нәкъ Әнвәр Хәйри тәрҗемәсендә басылып чыкты. Ул Ризаэддин Фәхреддиннең бай мирасына тукталды, 2013нче елда басылып чыккан яңа «Әхмәд ибне Фадланның Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» дигән китабы белән таныштырды.


Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Эльвира Харрасова фотосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International