Аритмолог белгечләре өчен тренинг

2013 елның 21 декабре, шимбә
Урамда кыш, һава торышы нык үзгәрүчән. Мондый көннәрдә күп кешеләр йөрәктәге үзгәрешләрдән иза чигә, кан әйләнеше начарлана, аритмия башлана, йөрәкнең гадәти ритмы бозыла.”Татнефть” ААҖ медсанчастендә Санкт-Петербург шәһәреннән килгән С.М.Киров исемендәге хәрби-медицина кардиоклиникасының бүлек җитәкчесе, м.ф.д., доцент Максим Диденко шәһәрнең рентгенхирурглары, кардиологлары, терапевтлары һәм журналистлар өчен тренинг уздырды. Максим Деденко билгеләп узганча, аритмияне дәвалау алымнары яңа эрага аяк басты, операция ясату яки дәвалану өчен башкала хастахәнәләренә барырга кирәкми. Тренинг барышында төрле чыгышлар тыңланды, күрсәтелгән видеофильм аша авыруның ничек барлыкка килүе һәм аны булдырмау юллары күрсәтелде.

Лилия Сабитова
Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International