"Җемелдәвек" исемле 10 нчы балалар бакчасында милли тәрбия игътибар үзәгендә

2013 елның 20 декабре, җомга
"Җемелдәвек" исемле 10 нчы балалар бакчасында милли тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. Һәрдаим күңелле һәм тәрбияви чаралар үткәрелеп тора. Балалар ана телендә матур сөйлиләр, җырлыйлар. Ул өлкәдә яңа алымнарны оста кулланып, күңел җылысын биреп эшләүче җитәкчебез Камалова Илмира Фахрази кызына аеруча рәхмәтебез зур.

Күптән түгел генә балалар бакчасында да әниләргә, гаиләләргә багышланган "Татар гаиләсе" бәйгесе үткәрелде. Бу гаилә бәйгесендә Минаҗевлар, Камаловлар, Ильясовлар, Сабитовлар, Дәүләтовлар гаиләләре катнашты.

Бәйгенең максаты сабыйларны дөрес hәм матур итеп туган телдә сөйләшергә өйрәтү hәм әти-әниләрнең халкыбыз мәдәниятен, сәнгатен, гореф- гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау булды. "Тәрбиянең нигезе-гаиләдә" дигән мәкальгә таянып һәрбер гаилә үзара көч сынашты. Бәйге hәр гаилә үзенең визиткасы белән таныштырудан башланды. Ягымлы, матур сүзләр әйтү, әниләргә багышланган шигырь бәйгесе,әти-әни, гаилә турында мәкаль әйтешүдә гаиләләребез сынатмады. Бәйгеләр арасында балалар башкаруында җыр, бию, башваткычлар булды. Бәйгенең икенче өлешендәге ,,Уйлап тап" бәйгесе, өй эше - концерт номеры барлык тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын таң калдырды. Бигрәк тә Ильясова Аделинаның матур итеп дога укуы, Камалова Регинаның сәнгатьле итеп шигырь сөйләве һәм башка балаларның чыгышлары җыр, биюгә осталыклары күңелне сөендерде. Бәйгенең өченче өлеше халкыбызның милли ризыкларына багышланды. «Икмәк кадере» җыры яңгырады һәм табын күрке булган күмәч бүлмә түрендә урын алды. Барлык катнашучылар, тамашачылар һәм килгән кунаклар бәйрәмнең бәйге өлешен тәмамлап «Матур булсын» җырын күмәк башкардылар. Һәрбер катнашучы гаилә Мактау грамотасы һәм гаилә календаре белән бүләкләнде. Осталыкларына карап алар "Тырыш гаилә", "Булдыклы гаилә", "Бердәм гаилә", "Җитез гаилә", "Төгәл гаилә" исемнәрен яуладылар.

Бәйрәмнең азагы күмәкләшеп, әниләр алып килгән татар халык ризыкларыннан авыз итеп чәй эчү белән төгәлләнде.

Шундый мавыктыргыч, тәрбияви чара үткәргәннәре өчен милли төркем тәрбиячесе Нәсимә Шәймәрдәнова hәм татар теле тәрбиячесе Тәзкирә Шәйдуллинага барлык ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Ф.ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International