Җитәкчеләр, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар

2013 елның 21 декабре, шимбә
Бүген район башлыгы Мәҗит Салихов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, аның урынбасары Николай Богданчиков җитәкчеләр, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары матбугат хезмәткәрләре өчен оештырылган видеоконференция режимында узган семинарда катнашты. Семинарны “Интерфакc” ЯАҖ генераль директоры Николай Касьянов уздырды.

Ул гадәттән тыш хәлләр вакытында массакүләм матбугат чаралары аша ведомствоара хезмәттәшлек регламенты мәсьәләләренә басым ясады.Чара барышында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда массакүләм мәгълүмат чаралары, җирле органнарның нәрсә эшләргә тиешлеге төгәл рамкаларда аңлатылды.

Наталья Андреева
Ф.Хәсәнова әзерләде



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International