Рөхсәтсез чыршы кисеп кайтучыларга 3000 сум күләмендә штраф яный

2013 елның 20 декабре, җомга
Урманнан рөхсәтсез чыршы кисеп кайтучыларга 3000 сум күләмендә штраф яный.

Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. Законсыз Яңа ел кунагын өйләренә “чакырырга” ниятләүчеләрне ачыклау максатыннан Татарстанда “Чыршы” операциясе башлана. Әлмәттә чыршыларның бәясе 300 сумнан башлана. Быел урманчылар 24000 нарат һәм чыршы сатуны планлаштыра, бүгенгә 3,5 меңен сатып алганнар инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International