"Шәһәр төзелешендә үзеңнең дә өлешең барлыгын белү горурлык уята"

2013 елның 20 декабре, җомга
Әлмәт шәһәренә - 60, Татарстан нефте табылуга - 70 ел тулган олы вакыйгалар белән тарихка кереп калучы 2013 ел тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды. Ел дәвамында газета битләрендә нефтьчеләр башкаласының үсешенә төрле өлкәләрдә хезмәт итеп үзләреннән лаеклы өлеш керткән шәхесләр турында язмалар урын алды. Әлеге рубриканы йомгаклыйбыз һәм бүгенге язмабызны Әлмәт шәһәренең туган көнендә, 1953 елның 3 ноябрендә булачак нефтьчеләр башкаласына килеп, хезмәт юлын башлаган Гарифуллин Габдерәүф Шафик улына багышлыйбыз.

Габдерәүф Гарифуллин 1932 елның 6 октябрендә Әлмәт районының Елховой авылында ишле гаиләдә туып үсә. Тигез гаиләдә, әти- әниле булып 9 яшькә кадәр генә яшәп калырга өлгерә ул. 1941 елның август аенда әтисе - Шафик абзыйны фронтка алып китәләр. Габдерәүфкә берсеннән-берсе кечкенә 5 туганы белән ялгыз калган әнисенә таяныч та, ярдәмче дә, киңәшче дә булырга туры килә. Өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләү, җәйләрен икмәк үстерү, кырда, фермада салам ташу, трактор бригадасында ярдәмче булып эшләү, урып-җыю вакытларында сыер җигеп, көлтә ташу кебек эшләр малайлык гамәлләрен оныттырып, чын ирләрчә тормыш йөген тартырга мәҗбүр итә.

- Берсендә Түбән Карамалы авылындагы икмәк кабул итү пунктына үгез җигеп, ашлык алып киттем. Юл Шешма елгасы буйлап уза. Кызуга чыдый алмыйча, инешкә тукталып, су эчәргә уйладым. Мал җайлы-җайсыз кузгалгандыр инде, олаудагы капчыклар бер-бер артлы суга шуып төште. Куркудан һәм чарасызлыктан капчыкларны елгадан ничек тартып чыгарганымны да хәтерләмим. Ашлыкны киредән олауларга төяп авылга алып кайтып киттем,-дип искә ала Габдерәүф абый хәтер йомгагын сүтә-сүтә.

Авырлыкларга карамастан уку, кеше булу теләге нык була егетнең. 20 чакрым ераклыктагы Лашман урта мәктәбен тәмамлап, 1953 елның 3 ноябрендә Әлмәт шәһәренә килеп СМУ ның 8 нче трестына гади эшче булып урнаша. Кыска гына вакыт аралыгында ул үзен җаваплы хезмәткәр итеп таныта. 1955 елда Габдерәүф Гарифуллин төзелеш трестына өлкән товаровед итеп билгеләнә. 1961 елдан СМУ ның төзелеш материаллары белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшли башлый. Ул вакытларда нефть станцияләре, товар паркы, социаль-көнкүреш объектлары, торак йортлар, кыскасы, шәһәрдә һәм районда барган барлык төзелешләр нәкъ менә әлеге оешма аша, СССРның дәүләт планы нигезендә кайтарылган материаллар белән алып барыла. "Кирәкле чималны илнең төрле почмакларыннан табып, төзү участокларына кайтару тулысы белән минем җилкәдә иде,"- дип искә ала тәҗрибәле белгеч.

1967 елда Габдерәүф Шафиковичны СМУ-40ның 8 нче трестына оешманың начальник ярдәмчесе итеп куялар. 1968 елда Берләштерелгән төзелеш оешмасы рәисе итеп сайлана. Тәҗрибәле, үз вазифаларын намус белән башкарган җитәкченең коллективы яхшы күрсәткечләргә ирешә. 6 елдан соң аны шушы ук трестның партком секретаре, 1978 елдан 8 нче тресттан аерылып чыккан «Домостроительный комбинат» җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр.

Кайда гына эшләсә дә, Әлмәт районы һәм шәһәре, көньяк- көнчыгыш төбәктә барган төзелешләрнең уртасында кайный Габдерәүф Гарифуллин. 1983 елда проект эшләрен башкаручы "Оргтехстрой" трестында управляющий ярдәмчесе булып эшли башлый. 1988 елда әлеге оешмага проект институты статусы бирелә, Габдерәүф Шафикович 1996 елга кадәр шунда эшләп, лаеклы ялга чыга.

Аның хезмәтләре СССР ның төзелеш оешмалары, Нефть һәм газ промышленносте министрлыгы, Бөтенсоюз профсоюз үзәк советы президиумы Мактау грамоталары һәм башка бик күп дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән.

-Шәһәрнең елдан-ел матурлана, төзекләнә баруын профессиональ күзлектән чыгып, сөенеп күзәтәм. Безнең күз алдында узган 60 ел дәвамында кала танымаслык булып үзгәрде. Әлеге уңышларда үзеңнең дә өлешең барлыгын белү, тою зур горурлык хисләре уята. Нефтьчеләр, администрация, оешма, предприятиеләр белән берлектә планлы, нигезле эш алып барыла. Киләсе юбилейларны да шулай матур итеп, зур уңышлар белән, нефтьчеләр башкаласы дигән исемне горур йөртерлек итеп каршыларга насыйп булсын, - ди ул каланың бүгенге тормышына бәя биреп.

Габдерәүф Гарифуллин өлкән яшьтә булуына карамастан, тормышка булган кызыксынучанлыгын, активлыгын югалтмый. Калабыз тарихының башында торган, аның үсешенә озак еллар хезмәт иткән мөхтәрәм затка ихтирамыбыз зур.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “ Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International