ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Әлмәт муниципаль районының авыл җитештерүчеләре белән очрашты.
“Теннис-Сити” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика турнирын тантаналы ачу булды.
Әлмәт дәүләт нефть институтына хәрби частьтан – нефт-газ факультетын тәмамлап чыккан Алексей Селезнев хезмәт итә торган Президент (Кремль) полкыннан рәхмәт хаты килде.
“Ямашнефть” идарәсе прогимназиясе базасында прогимназия, МБДОУ-50 һәм 3нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары арасында “Олимпия стартлары” дигән спорт ярышы булды.
Бүген Әлмәттә туган якны өйрәнү музеенда “Курчаклар дөньясы” дигән исем астында кулдан ясалган курчакларны күргәзмә-сату була.
Бүген сәгать 10.00 “Теннис-Сити” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика ярышларын тантаналы ачу була.
“Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында” гы федераль канун нигезендә иминиятләштерүче билгеләнгән тәртиптә һәм иминиятче билгеләгән срокларда иминиятчегә иминият взнослары түләргә тиеш.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елгы су ташу чорына әзерлек уңаеннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисенең беренче урынбасары Николай Богданчиков җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгынга каршы иминлекне тәэмин итү комиссиясенең эш төркеме Карабаш сусаклагычына барды.
Бүген шәһәребезнең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте вәкилләре белән Әлмәт язучылары берлеге әгъзалары очрашты.
Бүген ТР Министрлар кабинетында видеоконференция рәвешендә Балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International