Балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышы

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар кабинетында видеоконференция рәвешендә Балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышы булды. Аны премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Утырыш юлларда балаларның имгәнүен булдырмауга, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә, балаларны кече яшьтән юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган иде. Комиссиядә билгеләп үтелгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре муниипаль төзелмәләрнең балигъ булмаган яшьтәге кешеләр эшләре комиссияләрендә каралырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International