Нефть институтын тәмамлаган егет Президент полкында

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтына хәрби частьтан – нефт-газ факультетын тәмамлап чыккан Алексей Селезнев хезмәт итә торган Президент (Кремль) полкыннан рәхмәт хаты килде.

Алексей институтны 2013 елда тәмамлаган иде. Аңа яз көне, Президент полкына сайлап алыну өчен махсус комиссия үтәргә кирәклеген исәпкә алып, вуз җитәкчелеге хәрби комиссариат үтенече белән диплом проектын индивидуаль яклау оештырды.

Президент полкы уникаль хәрби часть, ул Мәскәү Кремлен, башка мөһим дәүләт объектларын саклау буенча хәрби бурыч башкара. Алексей иң югары дәрәҗәдәге төрле протокол чаралары үткәргәндә почетлы каравылда да тора, шул исәптән Билгесез солдат кабере янында постта тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International