Марат Әхмәтов: Әлмәт милли көрәш буенча лидерлыкны озак тотачак әле

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
“Теннис-Сити” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика турнирын тантаналы ачу булды. Турнирны “Ватаным Татарстан” гәзите редакциясе һәм республиканың Татар-башкорт көрәше федерациясе оештыра. Турнирда быел 50 команда катнаша.

Ачу тантанасында ТР премьер-министры уоынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татар-башкорт көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Район башлыгы үзенең чыгышында бу ярышларның мөһимлеген һәм турнирны Әлмәт җирендә үткәрүнең аерым әһәмияткә ия булуын әйтте. Нефтьчеләр башкаласы көрәшчеләре ике ел рәттән җиңелүне белмиләр.

Марат Әхмәтов ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. “Әлмәтлеләр милли көрәшкә шулкадәр күңел биреп, җаваплы карыйлар, бу бик куандыра, - диде ул. – Әлмәттә көрәш батырларын хөрмәтли беләләр. Әлмәтлеләрнең милли көрәштә лидерлыгы озак сакланыр әле”.

Марат Әхмәтов аеруча зур уңышларга ирешкән спортчыларга һәм тренерларга бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең көрәшчеләр Ильяс Галимов, Рөстәм Нургалиев, тренер Ильяс Билалов бар. Әлмәт көрәшчесе һәм тренеры Рузил Ганиевка “Татарстанның физик култура отличнигы” дигән мактаулы исем бирелде.

ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруда республика җитәкчелегенең, “Татнефть” ААҖнең роле бик зур булуын телгә алды.

Турнир ике көн барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International