Бүген Әлмәттә милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика ярышларын тантаналы ачу була
2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген сәгать 10.00 “Теннис-Сити” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика ярышларын тантаналы ачу була. “Ватаным Татарстан” гәзите тарафыннан гамәлгә куелган бу турнир инде 51нче тапкыр үткәрелә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, турнирда 420 дән артык көрәшче катнашачак. Әлмәт көрәшчеләренең җыелма командасы бу турнирда ике ел рәттән беренче урын алды.