Әлмәттә “Курчаклар дөньясы” дигән күргәзмә-сату оештырыла

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә туган якны өйрәнү музеенда “Курчаклар дөньясы” дигән исем астында кулдан ясалган курчакларны күргәзмә-сату була.

Күргәзмәгә өч оста – Алина Акзигитова, Светлана Крихели, Нәфисә Верина эшләре куелды. Ошаган әйберне сатып алу мөмкинлеге бар.

Музейда шулай ук 13-20 февраль көннәрендә “Бүләк китерү көннәре” хәйрия акциясе үткәрелә. Теләге булган һәр кеше төрле коллекцияләр, фотографияләр, архив документлары, китаплар, сәнгать әсәрләре, көнкүреш һәм этнография әйберләре бүләк итеп китерергә мөмкин. Бу музейга шәһәрнең мәдәни мирасын баетырга һәм сакларга булышыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International