“Олимпия стартлары”

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
“Ямашнефть” идарәсе прогимназиясе базасында прогимназия, МБДОУ-50 һәм 3нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары арасында “Олимпия стартлары” дигән спорт ярышы булды.

Балалар җитезлектә, чыдамлыкта, көчлелектә ярыштылар. Олимпия стартлары бик күңелле үтте, балалар үзләрен сынау мөмкинлеге дә алдылар, файдалы итеп күңел дә ачтылар. Күңелле эстафеталар музыкаль чыгышлар белән чиратлашып барды.

Бу күңелле чараны прогимназиянең һәм МБДОУ-50нең физик культура инструкторлары Н.В.Степанова һәм О.П.Герасимова оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International