Карабаш сусаклагычында киңәшмә

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
2014 елгы су ташу чорына әзерлек уңаеннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисенең беренче урынбасары Николай Богданчиков җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгынга каршы иминлекне тәэмин итү комиссиясенең эш төркеме Карабаш сусаклагычына барды.

Киңәшмәнең максаты Карабаш сусаклагычының язгы сулар төшүгә әзерлеген тикшерү иде. 2014 елгы ташуга әзерлек тулаем алганда 2014 елның көзендә башланды. Киләсе җомгада Урсалинка инешендәге су үткәрү торбаларын пар белән эретеп чистарту планлаштырыла. Бу 1 Май һәм Чулпан урамнарындагы хосусый йортларны су басудан коткару өчен эшләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International