Әлмәт шәһәр прокуратурасы граданнарның мәҗбүри социаль иминияткә хокукларын яклауда

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
“Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында” гы федераль канун нигезендә иминиятләштерүче билгеләнгән тәртиптә һәм иминиятче билгеләгән срокларда иминиятчегә иминият взнослары түләргә тиеш.
Шул канунны үтәү юнәлешендә, ТР прокуроры һәм РФ социаль иминият фондының ТР буенча баш идарәсенең мәҗбүри социаль иминият взносы недоимкаларын эзләп алу буенча уртак күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Әлмәт шәһәр прокуратурасы чаралар комплексын гамәлгә ашырды.

Социаль иминият фонды иминият взнослары кертү буенча бурычлы оешмалар турында мәгълүмат бирде, шуның нигезендә 2013 ел дәвамында прокуратура гражданнарны социаль иминиятләштерү өлкәсендә канун бозуларны бетерү турында 28 таләп кертте. Аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә хезмәт урыннарындагы 28 кеше дисциплинар җавапка тартылды, иминият взнослары буенча бюджетка 1 845 493 сум бурыч капланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International