ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы һәм ЧТПЗ компаниясе “Булачак Татарстан колледжы” проектын гамәлгә ашыруның икенче этабына керешәләр: ТР Мәгариф министрлыгы яңа уку үзәгенең лаборатория залына җиһазлар сатып алу өчен 55 миллион сум акча бирә. Бу хакта бүген “Алнас” заводы базасында үткән “Җаваплы партнерлык – Россия сәнәгате өчен кадрлар хәзерләү механизмы” дигән фәнни-гамәли конференциядә мәгълүм булды.
Бәйрәм көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, кешенең космоска беренче тапкыр очуына 53 ел тулуга багышлап, “Дөнья. Космос. КАИ” дигән интеллектуаль-спорт уены үткәрелде. Аны райбашкарманың Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, парк администрациясе ярдәмендә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы оештырды.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Республикада урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары һәм студентлары арасында I спартакиада тәмамланды.
Чара барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре, ведомстволар, предприятиеләр, уку йортлары вәкилләрен берләштерә
12 апрельдә Габдрахман авылы мәдәният йортында “Җырларымда – моңнарым” татар җыры район фестивале булды. Ул татар халкының милли мәдәниятен, җыр мирасын баету, халык иҗатын популярлаштыру максаты белән мәдәният елына багышлап үткәрелде
Татарстан музейлар ассоциациясе 21-26 апрельдә “Татарстан музей язы – 2014” музейара акциясе үткәрә
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Аның девизы - “Тарихи ватаныбызны саклап калыйк”
2014 елның 1 гыйнварыннан “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр алу өлкәсендә контроль системасы турында” федераль закон көченә керде
Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ТР буенча ЭЭМ эшлекле киңәшмәдә катнашты.
21-22 апрельдә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау, тәэмин итү мәсьәләләре буенча халык өчен “кайнар линия” булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International