Р.Фәхреддин мемориаль музее “Татарстан музей язы – 2014” акциясендә катнаша

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Татарстан музейлар ассоциациясе 21-26 апрельдә “Татарстан музей язы – 2014” музейара акциясе үткәрә. Аның максаты – музейлар бергәлеген ныгыту, музейлар арасында тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм республикада музейлар эшен үстерү.

Р.Фәхреддиннең туган авылы Кичүчаттагы мемориаль музее да бу акциядә катнаша, фестивальнең эш программасына кертелде. Шул уңайдан музей теләге булган кешеләрнең һәммәсен Әлмәт районындагы Кичүчат авылына чакыра. Музейда мәшһүр мәгърифәтче, язучы, дин галиме, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең уникаль кулъязмалары, фотоматериаллар, галимнең шәхси әйберләре бар.

Р.Фәхреддин музее көн саен 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр төшке ялга туктамыйча эшли. Экскурсия татар һәм рус телләрендә, төрле яшьтәгеләр өчен төрлечә алып барыла.

Гаризалар кабул итү өчен телефон: (8553) 36-37-18.
Эл.почта. rizafakhreddin@rambler.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International