Әлмәт политехникумы беренче

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Республикада урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары һәм студентлары арасында I спартакиада тәмамланды.

Анда 59 командадан 600 дән артык кеше катнашты. ярышлар Буа ветеринария техникумы базасында үтте. Укучылар һәм студентлар көрәш, йөзү, бадминтон, җиңел атлетика буенча көч сынашты. Әлмәт политехник техникумы командасы шәһәрләр арасында спартакиада җиңүчесе булып танылды. Якташларыбыз спорт җиһазлары алу өчен 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International