ТР буенча ЭЭМда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ТР ДС депутатларына сайлауларга әзерлек турында доклад белән чыгыш ясады

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ТР буенча ЭЭМ эшлекле киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә кысаларында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек һәм сайлауларны уздырганда, законнарны һәм хокук тәртибен саклау мәсьәләләре буенча республиканың хокук саклау органнары белән багланыш турында доклад белән чыгыш ясады.

Аерым алганда, Әгъзам Гобәйдуллин сайлауларга бәйле законнардагы үзгәрешләргә тукталды, шул исәптән ТР Сайлау кодексына кертелгән үзгәрешләргә, шулай ук “ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР ЭЭМ арасында багланыш турында” килешү проектын әзерләү буенча эш турында сөйләде, ул гражданнарның ТР территориясендә уздырыла торган сайлауларда һәм референдумнарда катнашуга РФ конституцион хокукын тормышка ашыру гарантияләрен тәэмин итү, аларны уздырганда законнарның үтәлешен һәм хокук тәртибен саклау максатыннан, сайлау комиссияләре һәм эчке эшләр органнары багланышын яхшыртуны күз алдында тота. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International