Татарстан Республикасы һәм ЧТПЗ компаниясе “Булачак Татарстан колледжы” проектын гамәлгә ашыруның икенче этабына керешәләр

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы һәм ЧТПЗ компаниясе “Булачак Татарстан колледжы” проектын гамәлгә ашыруның икенче этабына керешәләр: ТР Мәгариф министрлыгы яңа уку үзәгенең лаборатория залына җиһазлар сатып алу өчен 55 миллион сум акча бирә. Бу хакта бүген “Алнас” заводы базасында үткән “Җаваплы партнерлык – Россия сәнәгате өчен кадрлар хәзерләү механизмы” дигән фәнни-гамәли конференциядә мәгълүм булды.

2014-2015 елларга исәпләнгән икенче этап лаборатория һәм тәҗрибә үткәрү заллары исәбенә уку мәйданнарын киңәйтүне, иң яхшы укытучыларны һәм эшкә өйрәтүче мастерларны яклау системасын кертүне, квалификация күтәрү курслары оештыруны, һөнәри осталык конкурслары үткәрүне һ.б. күздә тота. 2014-2015 елларга ТР һәм ЧТПЗ тарафыннан бу чараларны гамәлгә ашыру өчен 200 миллион сумлап инвестиция салыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International