Һәйкәлләр хәтер сагында тора

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Аның девизы - “Тарихи ватаныбызны саклап калыйк”.

Россиядә федераль һәм региональ әһәмияте булган 150 меңләп мәдәни мирас объекты исәпләнә. Татарстанда ачыкланган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре 7 меңнән артыграк, шуларның 1635е дәүләт сагында тора.

Әлмәт районында археологик һәйкәлләр, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга һәйкәлләр, шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр хөрмәтенә куелган мемориаль такталар, табигать һәйкәлләре бар. Шулар арасында 11 мәдәни мирас объекты бигрәк тә кыйммәтлесе, алар республика күләмендә әһәмияткә ия. Районның музейларында мәдәният тарихына кагылышлы 25 меңнән артык предмет саклана.

Мәдәниятне үстерү һәм мәдәни-тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 29 августында “Татарстан Республикасында 2014 елда Мәдәният елы үткәрүгә әзерлек турында” Указ имзалады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International