“Җырларымда – моңнарым” татар җыры район фестивале

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
12 апрельдә Габдрахман авылы мәдәният йортында “Җырларымда – моңнарым” татар җыры район фестивале булды. Ул татар халкының милли мәдәниятен, җыр мирасын баету, халык иҗатын популярлаштыру максаты белән мәдәният елына багышлап үткәрелде. Фестивальнең сценариенда райондагы татар авылларының тарихына бәйле риваятьләр тирән чагылыш тапты.

Иҗат коллективларының һәркайсы үз йөзе белән аерылып торды. Мәмәт мәдәният йортының “Ахирәтләр” фольклор ансамбле татар халкының борынгыдан килгән кич утыру йоласын күз алдына бастырды; “Кизләү” (Елховой), “Мизгел” (Түбән Абдул), “Алтынчәч” (Бишмунча), “Сәрбиназ” (Габдрахман) вокаль ансамбльләре, Колшәрип мәдәният йортының “Морат” инструменталь ансамбле үзләрендә җырлана торган халык җырларын тәкъдим иттеләр. Фестивальдә 16 авылдан барлыгы 130 үзешчән катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International