Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районының авыл хезмәтчәннәре белән очрашты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов кыр эшләрен үзләре күреп бәяләү максатында Әлмәт районы кырларын вертолетта очып әйләнделәр. Очышны тәмамлап, Кичучат авылы янына төшеп утырдылар. Анда аларны авыл җирлеге башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнар каршы алды.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада кыр эшләре барышының гомуми картинасын сурәтләде.

Мәҗит Салихов районның барлык хуҗалыкларында чәчүгә керешүләрен әйтте. Бүгенге көнгә чәчелгән мәйданнар 2 мең га чамасы тәшкил итә. Чәчү эшләренең барышына район башлыгы үзе контрольлек итә. Һәр хуҗалыкка җаваплы кеше беркетелгән, көн саен штаблар үткәрелә. Әлмәттә язгы чәчүне ике атнадан кимрәк вакыт эчендә төгәлләү планлаштырыла.

Министр Марат Әхмәтов Әлмәт районында “Татнефть” компаниясе ярдәменә таяныч зур булуын таныды. “Нефть районында без чәчү кампаниясен 10 көндә тәмам итәрлек куәткә ия булырга тиешбез”, - диде ул. Марат Готыф улы фермерларга республика программаларын финанслау лимитларында чикләүләр булмас дип вәгъдә итте.

Фәрит Мөхәммәтшин, авыл башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны үз эшләренә тәнкыйть күзлегеннән карарга, көчләрне бергә тупларга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International