Әлмәттә удар темплар белән җыештыру дәвам итә

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Әлмәттә генераль җыештыру удар темплар белән бара. Район һәм шәһәр җитәкчеләре нефтьчеләр белән бергә шәһәрдә 26 апрельгә – беренче рәсми гомумрайон шимбә өмәсенә кадәр тәртип урнаштырырга карар кабул иткәннәр иде.

“Татнефть” компаниясе, инициатива белән чыгып, эшче куллар һәм веб-техника белән җиһазланган техника җибәрде. “Бу - безнең шәһәр, нефтьчеләр үрнәгенә бөтенебез дә иярергә тиеш”, - диде бүген иртәнге планеркада ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов.

Удар генераль җыештыру тәүлек әйләнәсендә дәвам итә. 22 апрельдә төнге сменада Производственная, Цеховая, Ленин, Белоглазов, Шевченко, Әминов, Бигәш, Герцен, Советская, Шевченко, Р. Фәхретдин, Чапаев, Толстой, Кече Советская, Чернышевский, Мир урамнарында, Зарипов һәм Төзүчеләр проспектларында эш барды.

Кичәге җыештыру көнендә 100 машиналап чүп-чар чыгарылды. Нефтьчеләр белән бергә вузлардан да 452 кеше эшкә катнашты.

Хосусый секторда яшәүчеләрнең һәммәсенә әйтер сүз шул: үз йортларыгыз тирәсендәге территоридә тәртип урнаштырыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International