Һава шартларының бозылуы көтелә

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
23-27 апрельдә һава температурасының төшүе, һава шартларының бозылуы көтелә.

23 апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак, көндез 16-21 градуска кадәр җылы була. Көньяк-көнбатыш җил, көндез - 15-18 м/с кадәр тизлек белән. Явым-төшем көтелми. Көн ахырында һәм кич салкын фронтның якынаюы белән төньяк районнарда бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал.

24-25 апрельдә салкын һаваның үтеп керүе көтелә. Вакытлыча яңгыр, юеш кар явачак, кайбер районнарда бераз буран булуы ихтимал. Җил – төньяк-көнбатыш, 18 м/с кадәр тизлек белән. 24 апрельдә - 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылы. 25 апрельдә аяз булганда – 6 градуска кадәр салкын, көндез - 3-8 градус җылы.

26 апрельдә шундый ук явым-төшемле салкын һава торышы сакланачак.

Башлангыч фараз буенча, 27 апрельдә явым-төшем булмый, температура фоны күтәрелә башлый, көндез 8-13 градус җылы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International