ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Әлмәттә “Неврологик практикум” дигән районара семинар булды.
22 апрельдә “Нефтьче” мәдәният сараенда “АГНИ-2014 Студентлар язы” фестиваленең гала-концерты булды. Анда фестивальнең төп финалында катнашу өчен номерлар сайларга дип республика жюриы вәкилләре дә килгән иде.
Яшьләр үзәгендә “Студентлар язы -2014” студентлар иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концерты булды. Аны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештырды.
Драмтеатрда якын арада хәрби хезмәткә алыначак егетләрне тәбрикләделәр.
Әлмәттә яшәүче 42 яшьлек кеше, кыйммәтле автомобиль оту турында телефоннан килгән хәбәргә ышанып, мошенникларга 8 мең сум акчасын биргән.
Җитештерү калдыклары белән эш итүнең нинди үзенчәлекләре бар? Бу өлкәдә эшчәнлекне җайга салуның хокукый нигезләре нинди?

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
1 майдан Әлмәттә шарлавыклы буаларда мәдәни-гавами чаралар башлана.
22 марттан чит ил кешеләрен эшкә алуда яңа кагыйдәләр көченә керде. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрының приказы белән мәшгульлек үзәге сайтының Хезмәт миграциясе өлкәсендә норматив-хокукый документлар бүлегендә танышырга мөмкин: www.almattrud.ru.
24 апрельдә шәһәрнең иҗат интеллигенциясе, мәктәп укучылары Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуны билгеләп үтү өчен шагыйрьнең һәйкәле янына җыелдылар.
Яшьләр үзәгендә социаль ирекле эшчәнлек өлкәсендәге эшләргә йомгак ясау һәм казанышларны тану нәтиҗәләре буенча “Ел иреклесе” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурсның төп максаты – Әлмәт районында ирекле эшчәнлек өлкәсендә иң нәтиҗәле методикаларны һәм практикаларны ачыклау, хуплау һәм алга таба үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International