Татарстан башкаласы ел саен Россия күләмендә уздырыла торган “Георгий тасмасы” акциясенә кушылачак. Бу елда милли традициягә әйләнгән патриотик акциягә 10 ел була.
24 апрельдән алып 9 майга кадәр узачак акция барышында йөзләгән яшьләр-волонтерлар шәһәр урамнарына чыгачак, Ватан тарихына ихтирам билгесе буларак, кешеләргә тасмалар таратачаклар.