Һәр хезмәт абруйлы жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Жюри төркемендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, рус язучылары Михаил Яснов, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Анна Русс, Тамара Крюкова бар.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә каралган. Моннан тыш бәйге лауреатларына танылган каләм осталарыннан сабак алу мөмкинлеге дә тудырыла.
«Балалар хыялланудан курыкмаска тиеш. Хыяллану адәм баласы өчен иң мөһим нәрсә. Хыяллану, аларны тормышка ашыру шәхес булып җитлегүдә зур роль уйный», - дип саный «Рус география җәмгыяте»нең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер.
«Китапханәче буларак, балалар китап укымый дип әйтә алмыйм, тик менә нәрсә укыганнары гына икенче мәсьәлә. Без еш кына китапханәдә төрле язучылар белән очрашулар үткәрәбез. Шунысы сөенечле, мондый очрашулар вакытында хәзерге заман балалары оялмыйча үзләренең язган әсәрләрен абруйлы язучыларга күрсәтүдән тартынмый. Остазларының киңәшләрен ала, төрле сораулар яудырырга да оялмый. Китап укыган бала - уйлый торган бала дигән сүз», - диде Казан шәһәренең Үзәк китапханә директоры Резеда Исмәгыйлева. Шулай ук Резедә ханым проектта җиңгәннәрнең әсәрләрен туплап, китап нәшер итергә, әсәрләрен сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Бу очракта, чыннан да, конкурсның нәтиҗәсе зуррак булачак.
Проектны оештыручылар конкурста 7-8 меңләп бала катнашыр дип көтә. Алар арасында киләчәктә танылган язучы дәрәҗәсенә ирешкәннәрен дә күрергә насыйп булсын.