Шәһәр төзелеше советында 9 мәсьәлә каралды

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Район башкарма комитетында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Анда 9 мәсьәлә каралды. Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов белгечләр белән берлектә берничә проект тәкъдим итте.

Беренче мәсьәлә шәһәрнең ландшафт дизайнына кагылышлы иде. Тиздән шәһәр урамнарын төрле чәчәкләр, яшел үсемлекләр, чәчәкләрдән оригиналь композицияләр бизиячәк. “Шүрәле”, “Чәй сервизы” “Бегемот” композицияләре игътибарны җәлеп итмичә калмас. Мәҗит Салихов боҗра рәвешендәге чатларда РФ, ТР һәм ӘМР герблары рәвешендә чәчәк композицияләре ясарга тәкъдим итте.

Аннары күп катлы торак йортларны капиталь ремотлау программасына кергән йортларның фасад проектларын карап тикшерделәр.

Якын киләчәктә “Старый замок” кафесының бинасы яңартылачак. Аның проекты бертавыштан кабул ителде.

Быел үзенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк Әлмәт драма театрында реконструкция булачак. Аның проекты да кабул ителде.

Совет әгъзалары, бераз үзгәрешләр кертеп, пенсия фондының яңа бинасын төзү урынын хупладылар. Гражданнарга уңайлы булсын өчен аны Нефтьчеләр мәйданы каршында, Сбербанк янында төзү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International