Әлмәт кешесен 8 мең сумга “утыртканнар”

2014 елның 25 апреле, җомга
Әлмәттә яшәүче 42 яшьлек кеше, кыйммәтле автомобиль оту турында телефоннан килгән хәбәргә ышанып, мошенникларга 8 мең сум акчасын биргән.

Күрсәтелгән номер белән шалтыраткач, аңа конкурста җиңүче булуын, кыйммәтле бүләкне алу өчен приз бәясенең 10%ы күләмендә генә акча җибәрергә кирәклеген әйткәннәр. Бәхетенә ышанып бетә алмаган ир-ат күрсәтелгәән WEB-кошелекка 8 мең сум акча күчергән. Көтеп-көтеп тә оештыручылардан шылтырату булмагач, үзе шылтыратырга булган. Аны тынычландырганнар, приз тиздән булачак, дигәннәр. Тик шуннан соң элемтә өзелгән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы барлык гражданнарны уяу булырга, ят кешеләрнең провокациясенә бирелмәскә чакыра. Мошенниклык фактлары булганда кическмәстән 02 номеры белән полициягә шылтыратыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International