Әлмәттә Призывник көне үтте

2014 елның 25 апреле, җомга
Драмтеатрда якын арада хәрби хезмәткә алыначак егетләрне тәбрикләделәр.

1 апрельдән язгы чакыру кампаниясе башланды, районнан 200 дән артык яшь егет тиздән стройга басачак. Аларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән котларга, үгет-нәсихәтләрен әйтергә ата-аналары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар килгән иде.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан запастагы лейтенантМарат Гыйрфанов район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкарма комитет исеменнән призывникларны котлады, яхшы хезмәт итүләрен теләде.

Әлмәт хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, бүген Әлмәт районыннан һәм шәһәрдән 500дән артык егет РФ Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтә, бурычларын намус белән үтиләр. Аеруча хезмәт күрсәткән сугышчылардан Марат Салихов, Радик Фалихиев, Илфат Яруллин, бертуган Айрат һәм Альберт Гатиятуллиннарның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

РТ хәрби комиссариатының Әлмәт бүлеге башлыгы Ришат Сабиров егетләргә хезмәтегез яхшы, командирларыгыз гадел булсын дип теләк җиткерде, ә әти-әниләрен сабыр булырга өндәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International