«Студентлар язы-2014” фестивале финишка җитте

2014 елның 25 апреле, җомга
Яшьләр үзәгендә “Студентлар язы -2014” студентлар иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концерты булды. Аны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештырды.

Гала-концертта сайлау турын үткән иң актив, максатчан студентлар сәхнәгә чыкты, шәһәрдәге 10 югары һәм урта уку йортларында укучылар үз осталыкларын күрсәтте. “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбль”, “Хореография”, “Нәфис сүз”, “Оригиналь жанр” – һәр жанрда җиңүчеләргә, призлы урын алучыларга дипломнар, кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Башкалары да буш калмады, алар катнашучы дипломы алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International