Әлмәттә шигырь бәйрәме

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
24 апрельдә шәһәрнең иҗат интеллигенциясе, мәктәп укучылары Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуны билгеләп үтү өчен шагыйрьнең һәйкәле янына җыелдылар.

Әлмәт муниципаль районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән җыелган кешеләрне бәйрәм белән тәбрик итте.

Митингта Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр яңгырады, укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Наҗия Хәйдәрова Р.Төхфәтуллин исемендәге премиянең быелгы лауреатларына дипломнар һәм чәчәкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International