АГНИда “Студентлар язы” булды

2014 елның 25 апреле, җомга
22 апрельдә “Нефтьче” мәдәният сараенда “АГНИ-2014 Студентлар язы” фестиваленең гала-концерты булды. Анда фестивальнең төп финалында катнашу өчен номерлар сайларга дип республика жюриы вәкилләре дә килгән иде. Студентларны ӘМР башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният идарәсе башлыгы Резеда Заһретдинова һәм “Татнефть” ААҖнең профком рәисе урынбасары Марсель Бикморатов сәламләде, булачак нефтче-инженерларга киләчәктә дә шулай ачык күңеле, киңкырлы, яшь йөрәкле булып калуларын теләделәр.

Студентларның иҗат бәйрәмендә гадәттәгечә югары дәрәҗәдә, талантлы башкарылган номерлар күп иде. Ике сәгать барган тамаша сизелми дә үтте.

Билет сатудан кергән барлык акчалар аз керемле студентларны яклау өчен оештырылган Адлер исемендәге фондка җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International