Әлмәттә неврологлар өчен семинар булды

2014 елның 25 апреле, җомга
Бүген Әлмәттә “Неврологик практикум” дигән районара семинар булды. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте булышлыгы белән оештырылды. Семинар эшендә неврологлардан тыш терапевтлар, гомуми практика табиблары, реабилитологлар катнашты. Алар Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан җыелганнар иде.

Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов чыкты.

Арка авыртуның дифференциаль диагностикасы һәм дифференциацияле терапиясе турында Казан медицина академиясе профессоры медиөцина фәннәре докторы Р.Г.Есин доклад сөйләде.

Конференция ахырында җанлы дискуссия булды, катнашучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап алдылар, аларның һәммәсенә сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International