Яңа закон кабул ителер алдыннан

2014 елның 25 апреле, җомга
Җитештерү калдыклары белән эш итүнең нинди үзенчәлекләре бар? Бу өлкәдә эшчәнлекне җайга салуның хокукый нигезләре нинди? “Татнефть” ААҖнең структур бүлекчәләре һәм сервис предприятиеләре белгечләрен “Куркынычлы калдыклар белән эшләүгә профессиональ әзерлек” программасы белән укыту нигезенә шушы һәм башка мәсьәләләр салынган иде. Укыту үткән атнада “Татнефть”нең кадрлар әзерләү үзәгендә үтте. Алданрак шундый уку Үзәкнең Бөгелмә һәм Алабуга филиалларында үткән иде. Алга таба Лениногорск һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрү планлаштырыла. Тулаем алганда, компаниянең 250 белгече көндәлек эш процессында бу эшне ничек алып барырга икәнлеге турында практик белемнәр ала.

Курс лекторларыннан берсе, КНИТУның инженерлык экологиясе кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Александр Ярошевский сүзләренә караганда, бүген бу өлкәдә яңа закон кабул ителү көтелә, аның проекты Дәүләт Думасында карала. Калдыкларны эшкәртүдә яхшырак һәм кулайрак технологияләргә мәҗбүри тәртиптә күчү күздә тотыла. Ул мохитне яхшыртуга юнәлдерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International